refberry.ru

МҮҖАДӘЛӘ (БӘХӘСЛӘШҮ) СҮРӘСЕ – 22 АЯТЬ

МҮҖАДӘЛӘ (БӘХӘСЛӘШҮ) СҮРӘСЕ – 22 АЯТЬ
Предыдущая48495051525354555657585960616263Следующая

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Тәхкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухәммәд г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бәхәсләшүче хатынның сүзен, дәхи ул хатын үзенә килгән авырлыктан Аллаһуга шикаять итәдер, ий Мухәммәд г-м, ул хатын белән сүз кайтарышып сөйләшкәнегезне ишетәдер, тәхкыйк Аллаһ ишетүче вә күрүчедер. "Хәүлә исемле хатын иренең бер теләген үтәмәде, ире Самат угълы Үснең ачуы килеп хатынына син миңа анамның аркасы кебисең, диде. Җаһилият заманасында бу сүзне әйткән иргә хатыны хәрам булыр иде, ягъни хатыны талак кылына иде. Хәүлә пәйгамбәргә килеп вакыйганы сөйләде. Пәйгамбәр Хәүләгә иреңә хәрам булдың диде. Хәүлә иреннән аерыласы килмичә, ул мине талак кылмады фәкать шул сүзне әйтте, әгәр мине иремнән аерсаң, кечкенә балаларыбыз күп, ул балалар аның кулында заигъ булып калалар, дип катлап-катлап үзенең сүзләрен сөйләде. Пәйгамбәр исә синең хакта Аллаһудан әмер килмичә талактан башка һичнәрсә әйтә алмыйм, дип сүзен туктатты. Соңра Хәүлә, ий Раббым, хәлем үзеңә мәгълүм минем хакта расүлеңә аять иңдер, дип ялварды, шул хакта бу аятьләр инде.
2. "Сезләрдән бәгъзе ирләр хатыннарының әгъзаларын аналарының әгъзасына охшаталар, ул охшатылган хатыннар ирләренең аналары түгелләр, һичбер хатын аларга ана түгел фәкать үзләрен тудырган аналары анадыр. Хатыннарын аналарына охшатучы ирләр, әлбәттә, һич тә ярамаган һәм ялган сүзне әйтәләр. Аның белән хатыннары талак булмас. Тәхкыйк Аллаһ кичерүче вә гөнаһларны ярлыкаучыдыр.
3. Сезләрдән хатыннарын аналарына охшаткан кешеләр соңра әйткән сүзләреннән үкенеп тәүбә итсәләр, аларга бер кол азат итү ваҗебтер хатыннарына якынлык кылмас борын, бу сезгә Аллаһуның хөкемедер аның белән вәгазьләнерсез! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.
4. Хатынын анасына охшаткан ир азат итәргә кол тапмаса, аңа тоташтан ике ай рузә тотмак ваҗебтер хатынына якынлык кылмас борын, әгәр ике ай рузә тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне алтмыш мәртәбә ашату ваҗебтер, җаһилият вакытында тәмам хәрам ителә торган хатыннарыгызны кәффарәт илә хәләл кылмаклыгы, Аллаһуга вә рәсүленә иман китермәклегегез өчендер, бу әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның билгеләгән чикләредер. Әмма ышанмаучыларга рәнҗеткүче каты ґәзабтыр.
5. Тәхкыйк Аллаһуга вә Аның рәсүленә хийлафлык кылып чиктән үткән кешеләр йөзтүбән китәрләр вә һәлак булырлар, әүвәлге хийлафлык кылучылар һәлак булган кеби, тәхкыйк без ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек, вә ышанмаучыларга хурлыкка төшүче ґәзаб бардыр.
6. Аллаһ кыямәт көнне аларның барчасын кубарыр вә кылган эшләреннән хәбәр бирер, алар эшләп оныткан гамәлләрне Аллаһ барын да санаган һәм язган, Аллаһ һәрнәрсәгә шаһиддер Аңа һичнәрсә яшерен түгел.
7. Әйә беләсеңме, тәхкыйк Аллаһ җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер, булмас өч кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ дүртенчесе булып сүзләрен тыңлар, булмас биш кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ алтынчысы булып сүзләрен ишетер, дәхи болардан азрак бер яки ике кеше, яки күбрәк алты, җиде кеше сөйләшмәсләр, мәгәр Ул – Аллаһ алар белән бергәдер кайда гына булсалар да, соңра аларның эшләгән эшләреннән хәбәр бирер кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүчедер.
8. Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел", – дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр.
9. Ий мөэминнәр әгәр яшерен сөйләшсәгез, гөнаһлы вә дошманлык сүзләре белән сөйләшмәгез, һәм пәйгамбәргә гөнаһлы була торган сүзләрне сөйләмәгез, бәлки яхшылык турында һәм гөнаһтан саклану турында сөйләшегез, вә барчагыз да кубарылып Аның Хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз!
10. Яшерен яман сүзләр белән сөйләшмәк фәкать шайтаннандыр, ул шайтан мөэминнәргә һич тә зарар китерүче түгел, мәгәр Аллаһ теләге белән генә китерер, шулай булгач мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар вә эшләрен Аңа тапшырсыннар!
11. Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киплек кылыгыз кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.
12. Ий мөэминнәр, әгәр расүл белән сөйләшмәк булсагыз, сөйләшүегездән әүвәл садака бирегез, садака биреп сөйләшүегез сезнең өчен хәерледер вә гөнаһтан пакьләнүдер, әгәр садака тапмасагыз, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.
13. Сөйләшүдән әүвәл садака бирсәгез, фәкыйрь булырбыз дип курыктыгызмы? Әгәр садака бирмәсәгез, Аллаһ ул куркуыгызны гафу итте, намазларны үтәгез вә малларыгыздан зәкят бирегез вә Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.
14. Күрмисеңме Аллаһ ачуланган кәфер кавемгә дус булган кешеләрне, ягъни монафикълар, яһүдләр белән дуслашып мөселманнарның серләрен аларга сөйли иделәр. Ул монафикълар сездән түгелләр, тыштан мөселман булып йөрсәләр дә иманнары юк, һәм алар яһүдләрдән дә түгелләр аларга дус булсалар да яһүд динендә түгелләр, бәлки ике арада аптырап йөрүчеләрдер, һәм Аллаһ исеме илә ялганга ант итәләр, үзләре ялган икәнен беләләр.
15. Аллаһ аларга каты ґәзабны хәзерләде, ул монафикъларның эшләре бик яман булды.
16. Ялган антларын үзләренә калкан иттеләр ягъни аның белән җаннарын сакладылар, югыйсә монафикъларга үлем җәзасы тиешледер. Алар кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан, ислам диненә керүдән һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар, аларга хур итүче каты ґәзабтыр.
17. Әлбәттә аларга маллары да вә балалары да Аллаһ ґәзабыннан котылырга файда бирмәс, алар ут әһелләредер, алар анда мәңге калырлар.
18. Аллаһ кыямәт көнендә аларның барын да кубарыр, һәм алар без мөэминнәрбез, монафикъ түгелләрбез, дип Аллаһуга ант итәрләр, дөньяда вакытларында сезгә ялганлап ант иткәннәре кеби, алар үзләренең ялган иманнарыннан файда күрәбез дип уйлыйлар, әйә алар чын ялганчылар түгелләрме?
19. Шайтан аларга ирекле булды, аларны үзенә кол итте, Аллаһ зекере булган Коръән вәгазьләрен һәм хөкемнәрен аларга оныттырды, ул монафикълар шайтан гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, алардыр һәлак булучылар.
20. Дөреслектә Аллаһуга һәм Аның рәсүленә хыйлафлык, кылучылар, ягъни Аллаһ тыйган эшләрдән тыелмыйлар һәм кушканнарын үтәмиләр шулай ук Коръән хөкемнәрен яклап тартышмыйлар, бәлки ялганны, бидеґәт гамәлләрне яклап мөэминнәр белән тартышалар, алар хур вә хәкыйрь булган бик яман кешеләр җөмләсеннән.
21. Аллаһ тәкъдир кылды вә язды: "Мин, әлбәттә, һәр эштә җиңәрмен, өстен булырмын һәм расүлләрем дә дошманнарын җиңәрләр", – дип. Әлбәттә, Аллаһ куәтле вә җиңүчедер
22. Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән хак мөэминнәрне, Аллаһуга вә Аның расүленә хийлафлык кылучыга дус тапмассың, ягъни хак мөэминнәр Коръән белән гамәл кылырлар, әмма Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләргә һич тә дус булмаслар, аларга иярмәсләр һәм алардан курыкмаслар, гәрчә ул Коръән белән гамәл кылмаучылар үзләренең аталары булсалар да, яки балалары булсалар да, яки кардәш ыругълары булсалар да Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен алардан киселерләр бергә яшәмәсләр. Коръән белән гамәл кылып та Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрдән киселгән хак мөэминнәрнең күңеленә Аллаһ иманны ныклап беркетте, вә аларны Үзеннән булган рухи куәт белән куәтләде, дәхи аларны кертер асларыннан татлы елгалар агучы бакчаларга, алар анда мәңге калучылардыр, Аллаһ алардан разыйдыр вә алар да Аллаһудан разыйлардыр биргән, нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдер, алар Аллаһ гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, тәхкыйк Аллаһ гаскәрләре ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр. "Ий Раббыбыз, безне дә Коръән белән гамәл кылдырып, шулар җөмләсеннән кыл!"





001501443.html

001501453.html